Төмән өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәрендә дистәгә якын бәйге узачак

Өлкәдә мәдәни чаралар бер атна дәвам итәчәк.
(Казан, 10 февраль, “Татар-информ”). 16 февраль көнне Төмән өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәре уңаеннан дистәгә якын фестиваль-бәйгеләр уздырылачак. Бу хакта өлкә Татар конгрессы хәбәр итә. Бер атна дәвам итәчәк Татар мәдәнияте көннәре кысаларында Төмәндә “Уйнагыз, гармуннар” бәйгесе үтәчәк. Шулай ук, “Халык сәнгате-2019” үзешчән сәнгать фестивале җиңүчеләрен бүләкләячәкләр. Аш-суга оста булучылар үзләрен “Татар ашлары” өлкә бәйгесендә сынап карый алачак. Бәйге шулай ук 16 февральдә “Нефтяник” Мәдәният йортында үткәрелә. Балалар өчен исә 9 февральдә төрки телле милләтләр арасында “Таң йолдызы” конкурсы оештырылган.