news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Садыйков: Мәүлә Колый — татар халкында Тукай дәрәҗәсендәге шәхес

«Казан ханлыгы яулап алынганнан соң татар халкының дәүләтчелеге, мәчетләре булмаган, ә шагыйре булган. Бу — феноменаль вакыйга», — диде «Татмедиа» җитәкчесе.

Шамил Садыйков: Мәүлә Колый — татар халкында Тукай дәрәҗәсендәге шәхес
Зилә Мөбәрәкшина

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков фикеренчә, XVII гасырда яшәгән татар әдибе Мәүлә Колыйны Габдулла Тукай дәрәҗәсендәге шәхес дип әйтеп була.

«Казан ханлыгы яулап алынганнан соң татар халкының дәүләтчелеге, җитәкчелеге, мәчетләре булмаган, ә шагыйре булган. Бу — феноменаль вакыйга. Арча районы Тукайның ватаны булган кебек, Питрәч — Мәүлә Колыйның ватаны. Безнең бурыч — милли-мәдәни мирасыбызны халыкка тарату», — диде ул «Питрәч районы һәм Мишә елгасы буйлары: үткәннән — бүгенге көнгә кадәр» республика фәнни-гамәли, тарихи, туган якны өйрәнүчеләр конференциясендә.

Шамил Садыйков Мәүлә Колыйның иҗаты да кызыклы булуын әйтте. «Ул актуаль, заманча темалар күтәргән. Аның иҗаты — көрәш. Мөселман, татар дип әйтү ул вакыттагы тормыш өчен куркыныч булган. Ә ул шул чорда иҗат иткән. Авыл халкы аның иҗатын белгән. Аның хикмәтләре халык теленә кергән иде», — диде ул.

«Мәүлә Колый темасын яктыртуны үз өстебезгә алабыз, чөнки ул бөтен төрки дөнья өчен зур шәхес. Мәүлә Колый булмаса, кем белгән, бәлки Габдулла Тукай да булмас иде? Мәүлә Колый шәхесе татар милләте өчен зур байлык. Аның мирасын өйрәнәсебез алда әле», — диде генераль директор.

Аның әйтүенчә, Питрәч районы татар авылларына бай. «Йөз, мең еллык тарихы булган авыллар республикабызда бармак белән генә санарлык. Шуның берсе — Мәүлә Колыйның ватаны. Район җитәкчесе Мәүлә Колыйның исемен республика дәрәҗәсендә исемен күтәрергә хыяллана. Татар тормышы Питрәчтә уяна, кайный. Нәтиҗәләре булыр дип өметләнәм», — диде Шамил Садыйков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100