news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Түбән Новгород татарларының Яшьләр форумы була

11-12 декабрьдә 18-35 яшьлек кешеләр катнашачак форумның максаты милли идеяләрне берләштерү, аларга теләктәшлек күрсәтү һәм уртак проектларны үстерүдән гыйбарәт.

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). 11-12 декабрьдә Казанда Түбән Новгород татарларының III Яшьләр форумы узачак.

Форумның максаты милли идеяләрне берләштерү, аларга теләктәшлек күрсәтү һәм уртак проектларны үстерүдән гыйбарәт. Яшь категориясе — 18-35 яшь. Бу турыда Түбән Новгородның милли-мәдәни берләшмәләр сайтында хәбәр ителә.

Форумның программасы:

  • 11 декабрь. III Нижгар форумының ачылышы. Мәскәү делегациясе: проектлар тәкъдим итү, башкалада татарлар алып барган эшчәнлек турында сөйләү. Казан делегациясе һәм спикерлар чыгышы.
  • 12 декабрь. Кави Нәҗми музее, «Хәзинә» Милли сәнгать галереясы белән танышу.

Форумда катнашу өчен сылтама аша теркәлү сорала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100