Хатыйп Миңнегулов: Мәүлә Колый татар телендә язуның үрнәген тәкъдим иткән

«Ул аңлаешлы тел белән яза, аның телен Габдрахман Утыз-Имәниләр дәвам итә», — ди әдәбият галиме.

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУ профессоры, татар әдәбияты галиме Хатыйп Миңнегулов сүзләренчә, XVII гасырның татар әдибе Мәүлә Колый төрки телдә түгел, татар телендә иҗат иткән.

«Мәүлә Колый халыкка аңлаешлы тел белән яза. Аның телен Габдрахман Утыз-Имәниләр дәвам итә. Ул татар телендә язуның үрнәген тәкъдим иткән. Укучыга барып җитәрлек итеп җиткерергә кирәк. Ул бөтен мөселман, татар дөньясы өчен зур фигура», — диде ул «Питрәч районы һәм Мишә елгасы буйлары: үткәннән — бүгенге көнгә кадәр» республика фәнни-гамәли, тарихи, туган якны өйрәнүчеләр конференциясендә.

Аның әйтүенчә, Мәүлә Колый иҗатында элекке рухи, эстетик ихтыяҗны канәгатьләндерә, философия, тарих сорауларына җавап бирә. «Мәүлә Колый иҗаты синкретик характерда. Хикмәтләрендә элекке Һиндстаннан килгән фәлсәфә чагылыш таба. Кимчелегең бар икән, үзеңнән эзлә. Кешене гаепләмә, ди. Ул беркайчан да наданны мактамый, белем ал, мәгърифәтле бул, ди», — дип таныштырды галим.

«Совет чорында дин белән бәйле булган шәхесләребезне гаепләп чыгарырга тырыштылар. Мәүлә Колый хикмәтләреннән әле дә дәрес алырга була. Ул кимчелекләрне тәнкыйтьләгән. Тәмәке тарткан, дуңгыз ашаган кешене, эчүчеләрне хурлаган. Бу проблемалар бүгенге көндә дә аваздаш», — диде Хатыйп Миңнегулов.

Галим хикмәтләренең Колыйның һәрчак ахырда үз-үзенә аталу белән тәмамланганын әйтте. «Ата-ананы хөрмәт итү турында яза да, Мәүлә Колый, син ата-анаңны хөрмәт иттең микән, дип тәмамлый», — ди галим.