news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Сәлам» дәреслеге авторы Рашат Якупов һәм аның укучысы татарча өстәл уены тәкъдим итә

«Гаиләдә татарча сөйләшегез диләр, ә балалар белән сөйләшү генә түгел, вакыт үткәрү дә кирәк бит. Шуңа без өстәл уены тәкъдим итәбез», - ди авторлар.

«Сәлам» дәреслеге авторы Рашат Якупов һәм аның укучысы татарча өстәл уены тәкъдим итә
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). Татар теленең «Сәлам» дәреслеге авторы, Казанның 2нче лицей-интернатының татар һәм инглиз теле укытучысы Рашат Якупов һәм аның элекке укучысы, Казан студенты Ирек Хәйруллин татарча «Хәрәкәт. Балалар» өстәл уенын тәкъдим иттеләр.

«Төп максатыбыз — татар телендә күбрәк контент булдыру, аны уен форматында да куллану. Гаиләдә татарча сөйләшегез диләр, ә балалар белән сөйләшү генә түгел, вакыт үткәрү дә кирәк бит. Татарча өстәл уенын уйнап, гаилә белән вакытны файдалы һәм күңелле итеп үткәрергә тәкъдим итәбез. Уенны гаиләләрдә дә, мәктәп-балалар бакчаларында да кулланып була», — дип сөйләде «Татар-информ»га Рашат Якупов.

Уен кагыйдәләре буенча, уенчылар үз командасына кәртләрдә тәкъдим ителгән сүзләрне аңлатырга тиеш. Өч төрле аңлату ысулы бар: башка сүзләр кулланып, рәсем ясап яки ымнар ярдәмендә. Дөрес аңлата алган команда алга атлый. Максат — беренче булып финишка барып җитү.

«Уенда без балалар өчен иң кирәкле лексик минимумны тупладык. Барлыгы 100 уен чыгарылды», — ди авторлар.

«Хәрәкәт. Балалар» уенын авторлар үз акчаларына чыгарган.



“Хәрәкәт. Балалар” өстәл уены 2014 елда тәкъдим ителгән "Хәрәкәт" уенының балалар өчен чыгарылган махсус төре. "Хәрәкәт" уенын Ирек Хәйруллин ясаган иде, ул проект буларак 2нче лицей-интернатта әзерләнде. Шушы ук лицейда "8 секунд" дип аталган татарча өстәл уены да чыкты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100