Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төмәндә «Коръән: гармонияне тарту» дип исемләнгән күргәзмә ачылды
Күргәзмә 6 декабрьгә кадәр эшләячәк.
(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Төмән шәһәренең Иван Словцов исемендәге музей комплексында «Коръән: гармонияне тарту» дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Күргәзмә ачылышында Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков та катнашты. Ул күргәзмәне оештыручыларны һәм кунакларны сәламләде, Төмән халкы өчен аның актуальлеген билгеләп үтте. «Бу күргәзмә исламның бай рухи мәдәнияте, Коръәннең матурлыгы һәм әхлакый принциплары, планетаның күп кенә халыкларының матди һәм рухи мәдәнияте үсешенә зур йогынты ясаган китап белән таныштыра», — дип билгеләп үтте мөфти.
Күргәзмәдә «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы тарафыннан Коръән кулъязмалары һәм басмалары коллекциясе тәкъдим ителгән. Коллекциянең бизәге — Изге китапның борынгы кулъязмаларының күчермәләре. Бу басмалар дәүләт лидерлары, иҗтимагый-сәяси һәм дин эшлеклеләре, Төркия, Катар, Палестина мөселман илләре һәм башка күренекле мәдәният һәм фән эшлеклеләре тарафыннан бүләк ителгәннәр.
Күргәзмәнең иң нәтиҗәле өлеше — Коръәннең дөньяның төрле халыклары телләренә: япон, кытай, урду, суахили, Европа илләре һәм башка телләргә тәрҗемәләре. Коръән текстларына аерым игътибар затлы каллиграфиянең һәм текстны бизәүнең үсешенә китерә. Каллиграфиянең татар традициясен авторларның фольга кулланып пыялада эшләгән шамаилләре тәкъдим итә. Төрек, Иран, Гарәп авторларының каллиграфик композицияләрен күрергә мөмкин.
Күргәзмәдә тагын бер әһәмиятле экспонат бар: ул — Нигъмәтулла хаҗи Кармышаков Төмәнгә алып килгән пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһиссәлләмнең чәч бөртеге.
- «Коръән — гармонияне тарту» проекты 2015 елда старт алды. Бу вакыт эчендә аны Екатеринбург, Чиләбе, Мәскәү, Пермь, Ульяновск һәм Татарстан Республикасы шәһәрләре халкы күрде. Күргәзмә ТР мәдәният министрлыгы ярдәме белән Төмән өлкәсе һәм ТР арасындагы мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек кысаларында оештырылды. ТАССРның 100 еллыгына багышланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз