news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Свердловск өлкәсендә татар теленнән бушлай дәресләр башлана

Курслар тәмамлангач, татар телен белү дәрәҗәсен күрсәтеп, Казан федераль университет сертификаты бирелә.

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Свердловск өлкәсендә октябрьдә татар теленнән бушлай дәресләр башлана. Курслар тәмамлангач, татар телен белү дәрәҗәсен күрсәтеп, Казан федераль университет сертификаты бирелә.

Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, «Каюм Насыйри институты» мәгариф-мәдәният үзәге Татарстанның туган (татар) телне саклау һәм өйрәнү буенча республикасы дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Казан (Идел буе) федераль университетының Гыйльми советы карары белән оештырылган.

Дәресләрне Екатеринбург шәһәрендәге Каюм Насыйри институты үзәге методисты, югары квалификацияле укытучы Динария Алетдинова алып бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot