news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свердловск өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәре дәвам итә

Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиле урынбасары Фәвия Сафиуллина ватандашлары алдында сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады.

Свердловск өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәре дәвам итә
https://tatur.tatarstan.ru

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). 6 сентябрьдә Свердловск өлкәсенең Әҗегол авылында татар эстрадасы йолдызлары катнашында зур концерт булды. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чараның мактаулы кунаклары арасында Әртә шәһәр округы башлыгы Алексей Константинов, Свердловск өлкәсе Закон чыгару Җыены депутаты Альберт Абзалов, Свердловск өлкәсе губернаторы киңәшчесе Михаил Копытов бар иде.

Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиле урынбасары Фәвия Сафиуллина ватандашлары алдында сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады. Ул Әҗегол урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле укытучысы Светлана Ахуновага Татарстан Республикасы Дәүләт бүләген тапшырды, аны Татарстан Республикасының атказанган укытучысы дигән мактаулы исем бирелүе белән котлады.

Ватандашлар белән аралашу вакытында туган телне саклау, үсеп килүче буында милли горурлык хисләре тәрбияләү хакында сүз барды.

Шундый ук очрашулар 7 сентябрьдә Красноуфимск округы муниципаль берәмлеге башлыгы Олег Ряписов катнашында Красноуфимск районының Натальинск бистәсендә, 8 сентябрьдә Түбән Сырга муниципаль районының Көнтуган һәм Васькино авылларында да узды. Тамашачылар Казан филармониясе артистларының чыгышларын көчле алкышларга күмде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100