news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда татар телен өйрәнү буенча биш проектны гамәлгә ашыралар

«Саумы Казан» хикәяләр конкурсы татар телен популярлаштыруга багышланган.

(Казан, 9 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Казанда «Үз телем» конкурсына йомгак ясадылар. Грантларга биш проект ия булды, алар быелның ахырына кадәр гамәлгә ашырылырга тиеш. Бу хакта Татарстан башкаласының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов эшлекле дүшәмбедә хәбәр итте.

«Татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган проектлар конкурсы тәмамланды. Приз фонды 1 млн сум тәшкил итте. 146 проектның 26сы узды. Барлык проектлар да гамәлгә ашырылуга лаек булды», — диде докладчы.

Абзалов билгеләп үткәнчә, сүзләрне тәрҗемә итү буенча IT-проект, яшь натуралистның «Яшел китап», нәниләр өчен «Ник? Нигэ? Ник алай?» энциклопедиясе, «СкайТат» татар телендә комикслар һәм онлайн-клубы проектлар җиңде.

Моннан тыш, Мәдәният идарәсе җитәкчесе сүзләренчә, «Саумы Казан» хикәяләр конкурсына гаризалар кабул итү тәмамланган. Ул татар телен популярлаштыруга багышланган. Жюрига барлыгы 121 эш (татар телендә — 51, рус телендә — 70) тәкъдим ителгән.

«Конкурс Казан белән генә чикләнмәгән. Татарстан башкаласы турындагы конкурска гаризалар Төркия, Кырым, Австралия, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан да тапшырылган», — диде Абзалов.

Жюри 25 августка кадәр конкурска тапшырылган эшләр белән танышачак, ә 30 августта нәтиҗә ясаячак. Иң яхшы хикәяләр конкурс нәтиҗәләре буенча нәшер ителгән китапта басылачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100