Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда туган тел дәресләрен яңача оештыруга корылган яңа дәреслекләр эшләнде
Дәреслекләрне төзүче авторлар 2 нче сыйныф укучысының яшь үзенчәлегенә нигезләнеп эшләгән. Дәреслекләрдә «яшәүче» геройлар балаларга программа материалын үзләштерергә ярдәм итә
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 9 август, “Татар-информ”). ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2 нче сыйныф өчен «Татар теле» дәреслеге әзерләнде. Ул И. Мияссарова, К. Фәйзрахманова авторлыгында төзелде.
«Татар теле» дәреслеге «Перспектив башлангыч мәктәп» концепциясенә нигезләнә һәм башлангыч гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем стандарты, татар теленнән гомуми белем бирүнең вакытлы дәүләт стандарты таләпләренә туры килә. Әлеге дәреслекләр туган тел дәресләрен яңача оештыруга корылган. Укытучы өчен кирәк булган методик фикерләр дәреслектә үк әйтеп барыла, укучылар белән аерым-аерым, парлап, төркемләп эшләү формалары тәкъдим ителә.
Дәреслекне төзүче авторлар 2 нче сыйныф укучысының яшь үзенчәлегенә нигезләнеп эшләгән. Дәреслекләрдә «яшәүче» геройлар балаларга программа материалын үзләштерергә ярдәм итә.
«Татар теле» дәреслегендә укучыларның 1 нче сыйныфта фонетика, морфология, синтаксис буенча алган белем һәм күнекмәләре акрынлап киңәйтелә. Шулай ук укучыларның бәйләнешле сөйләмен үстерүгә дә нык игътибар ителә. Дәреслектә аралашу әдәбенә бәйле күнегүләр һәм биремнәр дә бар. Сыйныфташлар яки партадаш белән сөйләшү оештыру өчен кызыклы һәм файдалы темалар тәкъдим ителә. Телдән җавап бирү белән бергә, язма сөйләм үстерү максатыннан, хикәя төзү өчен сюжетлы һәм күләмле рәсемнәр, истә калганча язу (изложение) өчен текстлар, хәтердән язу өчен шигырьләр дә бирелгән. Татар халык авыз иҗатының төрле төрләрен өйрәтү максатыннан, сынамышлар, мәкальләр һәм әйтемнәр, табышмаклар, әйтешләр, табышмаклар, тел көрмәкләндергечләр, әкиятләр ярдәмендә төрле биремнәр тәкъдим ителә.
Дәреслектәге автор текстлары бүгенге тормышка якын итеп төзелгән. Күнегүләрдә күренекле әдипләр әсәрләре белән бергә бүгенге көндә иҗат итүче язучылар һәм шагыйрьләрнең дә әсәрләре кулланылган. Дәреслектәге рәсемнәр, төсләр палитрасы туган телне өйрәнүгә кызыксындыру тудырырлык итеп сайланган. Рәсемнәр теманы өйрәнү өчен дидактик материал буларак та бирелгән. Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен телдәге абстракт төшенчәләрне аңлауда аларның әһәмияте бик зур. Шулай ук төрле күнегүләр формасында бирелгән шигъри текстларның эчтәлеген ачардай рәсемнәр тел материалын үзләштерүне тагын да үтемлерәк итәргә ярдәм итәчәк. Алар барысы да укучыда тел белемнәрен үзләштерергә кызыксынуларын арттыру, туган телгә мәхәббәт хисе уятырга ярдәм итәр дип ышанасы килә.
Дәресләрдә балаларның сүз байлыгын арттыру, даими рәвештә орфоэпик һәм орфографик нормаларны төгәл үтәү максатыннан, «Дөрес әйт», «Дөрес яз» сүзлекләре һәм «Аңлатмалы сүзлек» белән эшләүгә зур игътибар ителә. Дәреслекнең беренче кисәгендә укучылар яңа сүзләр белән таныштырыла, ә икенче кисәгендә әлеге сүзләр белән сүзлекләр ярдәмендә эшләп, аларның дөрес әйтелеше һәм язылышы ныгытыла, ә «Аңлатмалы сүзлек»тән яңа өйрәнелгән сүзнең мәгънәсен ачыклыйлар. Шул сүзләр белән сүзтезмә һәм җөмләләр төзетү, аларны диалог һәм монологлар төзүдә файдалану укучыларның сүз байлыгын арттырачак, бәйләнешле сөйләм оештырырга ярдәм итәчәк.
Сөйләм телен үстерү, сүз байлыгын арттыру төрле язма эшләр үтәгән вакытта да алып барыла. Сүзлек, искәртмәле, сайланма, күрмә, хәтер, иҗади, ирекле, аңлатмалы диктантлар, зур булмаган текстны күчереп язу кебек эшләр дә андый күнекмәләр булдырырга ярдәм итә. (Диктант өчен үрнәк текстлар дәрес планында бирелә. Текстлар (язма эшләр) балаларның яшь үзенчәлекләренә туры китереп, телне белү дәрәҗәсен истә тотып сайланган.)
Дәреслекне төзүче авторлар (И. Мияссарова, К. Фәйзрахманова) тәкъдим итә торган укыту-методик комплекты (программа, ике кисәктән торган дәреслек, методик кулланма, мөстәкыйль эш дәфтәре), ана телен укытуның традицион формаларын читкә какмыйча, укучыларда тел берәмлекләренә, заман таләпләреннән чыгып, уңай мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлтелә.
Дәреслекнең укучыны мөстәкыйль эшкә өйрәтү өчен зур мөмкинлекләре бар. Монда аңа ярдәмлек буларак төзелгән, рәсемнәре бала үзе теләгәнчә буяп ясарлык итеп эшләнгән «Мөстәкыйль эш дәфтәре» файдалы булачак, дип хәбәр итә “Мәгариф” журналы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз