news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Әлмәттә «Печән базары» фестивале башлана - программа

Фестиваль кунакларын милли дизайн үрнәкләре, кызыклы лекторийлар, экскурсияләр, альтернатив музыка һәм башка яңалыклар көтә.

Иртәгә Әлмәттә «Печән базары» фестивале башлана - программа
Рамил Гали

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). 10-11 июльдә Әлмәт шәһәрендә «Печән базары» фестивале программасы билгеле. Биредә көндезге уникедән кичке сигезгә кадәр татар дизайнерларыннан заманча милли продукция, Әлмәт фермерлары җитештергән продуктлар алып булачак.

Сәгать унбердә Казан, Чаллы, Әлмәт рәссамнары өчен экскурсия-пленэр, 17:30 сәгатьтә татар телендә экскурсия була. Экскурсияләргә алдан теркәлү кирәк, сылтама @tatardesign_official профилендә, дирп хәбәр итте оештыручылар.

Антилекторий URBANTATAR (https://instagram.com/URBANTATAR)

Беренче көн:

  • 13:00 Ачык бәхәс: «Татар радиосы: формат/формат түгел»
  • 14:00 Лекция: «Татарча рэп: „сәхнә“ үзенчәлекләре».
  • 15:00 @eco.bizek проектыннан интерактив: «Шәһәрне шау-шу белән пычрату» 
  • 16:00 Перформанс-эзләнү «Сүз. Хәрәкәт. Рәсем» (YMRK проекты буенча)
  • 17:30 Лекция: «Татарча тәрҗемә китаплары цифрлаштыру тәҗрибәсеннән»

Икенче көн:

  • 13:00 Ачык бәхәс: «Провинциядә татар темасы: ничек яңа продукт булдырырга»
  • 14:00 Татар телендә лингвистик тәҗрибә
  • 15:00 Ми давылы: «Шәһәрдә яңа риваятьләр» 
  • 16:00 Данил Әхмәтшиннан (https://instagram.com/danil.ahmetshin) коллаж техникасында комикслар мини-лабораториясе

Остаханә программасы:

  • 12:00-18:00 Балалар һәм ата-аналар өчен остаханәләр
  • 12:00 (шимбә) | 14:00 (якшәмбе) Шәҗәрә орнаменты –Диләрә Гыймранова
  • 13:00 Татар әкиятләре темасына кул эшләнмәләре — Әлфирә Кәримова 
  • 14:00 (шимбә) Милли музыка кораллары — Эрик Марковский 
  • 14:00 (якшәмбе) Милли музыка кораллары — Тимур Шошин 
  • 15:00 Имбирлы прәннек һәм капкейк бизәү — Диләрә Габдрахманова 
  • 16:00 Хөсни хат | Каллиграфия — Айзат Минһаҗи
  • 17:00 Милли бизәкле флюид-арт — Юлия Петрова 

(Остаханәләргә алдан теркәлү кирәк, сылтама). 

Альтернатив музыка сәхнәсе:

Беренче көн:

  • 18:00-20:00 Зарина Вильданова & The CheekLaWeek, GAUGA, Элина 
  • 20:00-21:00 DJ SET: Рәдиф Кашапов һәм Ильяс Гафаров

Икенче көн:

  • 18:00-20:00 Азат Гыймадиев @azatgimadeev, Yatmas Dusai, Алсу Салихова һәм Талия Мостафина, Алия Нур
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100