news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ»да «Милләтебез хәзинәләре» онлайн сменасы турында сөйләшәчәкләр

Матбугат конференциясенә массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

«Татар-информ»да «Милләтебез хәзинәләре» онлайн сменасы турында сөйләшәчәкләр

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 10 июльдә, 11:00 сәгатьтә «Татар-информ»да «Милләтебез хәзинәләре» онлайн сменасына багышланган матбугат конференциясе булачак.

Чарада Россия Дәүләт Думасы депутаты, «Татар федераль милли-мәдәни автономиясе» рәисеИлдар Гыйльметдинов Илдар, «Идел» Яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина катнашачак.

«Татар-информ» сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гаммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100