news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Адыгеянең «Дуслык» татар җәмгыяте рәисе Аләм Ильясов вафат

Бөтендөнья татар конгрессы Аләм Ильясовның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

Адыгеянең «Дуслык» татар җәмгыяте рәисе Аләм Ильясов вафат
http://tatar-congress.org

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Бүген, 9 июль көнне, Адыгея Республикасының «Дуслык» татар милли-мәдәни җәмгыяте рәисе Аләм Шаһи улы Ильясов вафат булды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Аләм Шаһи улы Адыгеяның атказанган табибы, озак еллар Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, Майкоп шәһәре халык депутатлары Советы депутаты иде. Ул чын мәгънәсендә Адыгея республикасында яшәүче милләттәшләребезнең юлбашчысы булды.

Бөтендөнья татар конгрессы Аләм Ильясов вафат булу сәбәпле, мәрхүмнең гаиләсе, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша һәм сабырлык тели. Бу милләтебез өчен зур югалту, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100