news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Уфада татарның асыл кызын котладылар
Уфа дәүләт сәнгать академиясе мөгаллимәсе, профессор Фәрдүнә Касыймова тормышында истәлекле вакыйга
Скопировать ссылку
(Уфа, 9 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан татарлары арасында иң танылган шәхесләрнең берсе, Уфа дәүләт сәнгать академиясе мөгаллимәсе, профессор Фәрдүнә Касыймова тормышында истәлекле вакыйга.
75 яшь тулды аңа бүген. Шушы уңайдан аны хезмәттәшләре һәм укучылары ихлас котлады. Уфа дәүләт сәнгать академиясендә чәчәкләр гөлләмәләренә һәм бүләкләргә күмделәр Фәрдүнә Касыйм кызы Касыймованы.
Бәрәкәтле Балтач районы тарафларында туып үскән Ф. Касыймова бар гомерен сәнгатькә һәм яшьләргә театр сәнгате серләрен өйрәтүгә багышлады. Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясендә кырык елдан артык хезмәт итә ул. Академиядә драма режиссерлыгы кафедрасына җитәкчелек итүче талантлы милләттәшебез талипларга актер осталыгы нечкәлекләрен төшендерә. Уфа “Нур” татар дәүләт драма театрына да, Туймазы татар дәүләт драма театрына да дистәләрчә сәләтле яшь актер әзерләп чыгарды Фәрдүнә Касыйм кызы.
Сәнгать өлкәсендә озак еллар тугры эшчәнлеге өчен, Ф. Касыймовага Россия Федерациясе Югары мәктәпләренең атказанган хезмәткәре, Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр бирелде. Ул шулай ук Россия Федерациясе театр эшлеклеләре берлеге премиясе лауреаты да. Атаклы мөгаллимә бүгенге көндә дә яшьләр белән дәрманлы эшли, аларны олы сәнгатькә әзерли.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot