Төмән данлыклы улын соңгы юлга озатты

Константин Симонов Үзәк телевидениедән аның турында әзерләп күрсәткән “Шел солдат” һәм “Сельский учитель” дип аталган документаль фильмнар буенча Хәбибулла Якин исеме СССР халыкларына да таныш иде
(Төмән, 9 июнь, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Бөек Ватан сугышы ветераны, “Дан” орденының тулы кавалеры, “Шел солдат к победе” китабы авторы, Төмән һәм Ржев шәһәрләренең шәрәфле гражданы, педагогия хезмәте ветераны, җәмәгать эшлеклесе Хәбибулла Хәйбулла улы Якинны соңгы юлга озатты кичә Төмән. Мәрхүмгә шушы елның сентябрь аенда 86 яшь тулган булыр иде. Ул туган авылы - Төмән районының Муллаш авылы зиратында җирләнә.
Немец фашистлары белән ил азатлыгы өчен барган сугышта гына түгел, тыныч тормышта һәр эшендә дә чын каһарман итеп күрсәтте үзен Хәбибулла Якин: балалар укытуда да, милләтебез мәнфәгатьләрен яклауга багышланган җәмәгать эшчәнлегендә дә, иҗат эшендә дә.
Бөек Ватан сугышы 17 яшьлек Хәбибулла Якин Омски шәһәрендә башлангыч сыйныф укытучылары өчен бер еллык курсларны тәмамлаган көнне башлана. Төмән районының Аксарай мәктәбендә ярты ел эшләп алганнан соң, аны укырга Төмән хәрби пехота училищесына җибәрәләр, 1942 нче елның май аенда ул инде фронтка озатыла.
“Фюрерның какшамас оборонасы” дип саналган Ржев өчен барган каты сугышларда беренче сугышчан сынауны үтә Якин. Сталинград, Керчь шәһәрләрен азат итүдә катнашып, батыр элемтәче булып танылган Хәбибулла Якин Бөек Җиңү көнен Көньяк Силезиядә каршылый. Берничә мәртәбә яралана, госпитальләрдән турыдан туры фронтның алгы сызыкларына озатыла ул. Аларны азат итүдә үзе катнашкан, тулысынча җимерелгән өч шәһәр – Ржев, Сталинград һәм Керчь гомере буе йөрәген тетрәтеп торган истәлекләре булып сакланды аның күңелендә.
Күкрәге тулы орден-медальләр, шулар арасында өч “Дан” ордены белән бүләкләнгән Хәбибулла Якин, тыныч тормышка әйләнеп кайткач, Төмән районының Шыкча мәктәбендә укытучылык эшен дәвам итә, Төмән педагогия институтының филология факультетын читтән торып тәмамлап, татар балаларына рус телен укыта. Миңа аның дәресләрендә булырга насыйп булды. Аның балаларга карата аталарача җылы карашы, тыныч ягымлы тавышы, балаларны уйларга өйрәткән, искиткеч камил логик бәйләнештә барган эш алымнары, менә инде берничә дистә ел узып киткән булса да, бүгенгедәй күз алдымда. Талантлы укытучыларның дәресләре генә озак еллар буе шул дәрәҗәдә саклана күңелдә.
Гаҗәеп тыйнак Хәбибулла ага үзе турында сөйләргә яратмый, бик сорагач кына сугышка бәйле истәлекләре белән уртаклашыр иде. Сугыш эченә кергәндә тәкъбир әйтеп керә идем, иптәшләрем моңлы татар җыры итеп кабул итәләр, җырла әле шул җырыңны, дип сорыйлар иде, дип искә ала иде Хәбибулла ага.
Илдә үзгәртеп кору еллары башлангач, тыйнак, тыныч холыклы булып күренгән Хәбибулла Якин милли яңарыш өчен ялкынлы, тынгысыз җанлы көрәшчегә әверелде, кыю, батыр сөйләшә иде өлкә җитәкчеләре белән. Хаҗ сәфәренә барып кайтканнан соң, бигрәк тә динне торгызу эшендә актив булды ул, Төмәннең бер дини оешмасы белән җитәкчелек итте. Төмән шәһәренең нәкъ үзәгендәге элекке татар сәүдәгәрләре булдырган мәчет бинасын мөселманнарга кайтару өчен хакимият бусагаларын таптап йөрде ул. 10 ел гомерен бирде ул шул мәчетне кайтару өчен барган көрәшенә. Күп мәртәбәләр вәгъдә итеп, ышандырып та, бирми калдырдылар диндарларга ул бинаны, яңа байларга саттылар, алары, ул бинаны яшертен рәвештә җимереп ташлап, аның урынына элит йортлар салдылар. Авыр кичерде каһарман бу хәлне.
Бәлки мәчет өчен көрәшенең бушка китү ачышы да этәргәндер аны күптән башлап ташлаган эшенә - “Шел солдат” китабын төгәлләп куярга. Бу эштә аңа беркем дә комачаулык итә алмады, ә ярдәмчеләр табылды. Китап 2000 елда дөнья күрде. Константин Симоновның васыятен үтәү дип карады Якин бу китап өстендә иҗат эшенә. Гозерләп үтенгән булган танылган язучы Якиннан китап язуын.
Константин Симонов Үзәк телевидениедән аның турында әзерләп күрсәткән “Шел солдат” һәм “Сельский учитель” дип аталган документаль фильмнар буенча Хәбибулла Якин исеме СССР халыкларына да таныш иде. Оста телле, үткен акыллы, дөньяга тирән карашлы, һәр нәрсәгә үз карашы булган шәхес итеп танытты ул үзен шул фильмнарда, иркен, шул ук вакытта зыялыларча тыйнак тотышы сокландырды телетамашачыларны. Андый кешенең үз башыннан һәм якыннары, дуслары башыннан кичкәннәрне, күңеленә тынгылык бирмәгән хатирәләрен кәгазьгә төшерми калуы да гайре табигый хәл булыр иде. Язмый калса, ул Якин да булмас иде.Туган авылыннан, уку елларыннан башлап, үзе үткән фронт юлларын тасвирлый автор, мавыктыргыч гыйбрәтле вакыйгаларны йөгерек, җор, юморга бай тел, зур осталык белән рус телендә яза. Шул елларның рухы бөркелеп тора китабыннан. Аның китабын сусаганда бер тамчы су йоткан кебек йотлыгып укып чыгасың. “И пусть моя книга будет посланием будущим поколениям от имени живых и мертвых солдат XX века и экскурсией в недалекое прошлое своих дедов и прадедов”, - дип язган иде ул китабына кереш сүзендә.
10 бала атасы, укытучы, сугыш каһарманы, тыныч тормышта гаделлек өчен көрәшче Хәбибулла хаҗи Якин данлы эшләре, “Шел солдат” китабы белән үзенә һәйкәл ясап калдырды.
Данлы гомер юлында изге эшләр башкарып, батырлыклар күрсәтеп, туган җирендә матур тирән эзләр сызып бакыйлыкка күчкән Хәбибулла Хәйбулла улы Якин Себер татарлары күңелендә милли горурлык билгесе булып сакланыр, аның исеме буыннардан-буыннарга тапшырылыр.
Себер татарларыннан сугыш каһарманнарының соңгысы китте дөньядан, Себер халкы зур югалту кичерде.