news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Иске Атлашта Сабантуе узды
6 июнь көнне Ульян өлкәсенең Иске Кулатка районының Иске Атлаш авылында халкыбызның милли бәйрәме Сабантуе узды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”, Гөлназ Шәйхи). 6 июнь көнне Ульян өлкәсенең Иске Кулатка районының Иске Атлаш авылында халкыбызның милли бәйрәме Сабантуе узды. Аны шушы авылда туып үскән, бүгенге көндә Сарытауда яшәүче, “Гексар” ябык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры, игелекле меценат Эдуард Әнвәр улы Ганиев оештыра. Быелгы бәйрәм дә күтәренке рухта узды. Районның кайчандыр чәчелмичә яткан җирләренә быел чәчелгән. Бу эш уңышлы башкарылган. Һәм быелгы сабантуенда кыр батырларының, игенчеләрнең, сыер савучыларның хезмәте зурлап билгеләп үтелде. Аларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Ә иң алдынгы фермер Яңа Кулатка авылыннан Рәсих Гафуров машина белән бүләкләнде.
Иске Атлаш сабантуенда тирә-күрше районнардан, авыллардан килгән җиде меңнән артык милләттәшебез катнашты. Аларны бәйрәм белән котларга Казаннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров, шулай ук Ульян өлкәсе губернаторы хакимиятеннән, министрлыклардан вәкилләр килгән иде. Ринат Зиннур улы Сабантуй мәйданына җыелган милләттәшләребезгә Татарстан сәламен җиткерде, матур эшләрендә уңышлар теләде. Сабантуй милли уеннар, ат чабышы, аркан тарту, капчык киеп йөгерү, татарча көрәш һәм башка уеннар белән бергә үрелеп барды. Сабантуйны Казаннан килгән сәнгать осталарының чыгышы бизәде. Әлфия Афзалова, “Казан” бию ансамбле, “Зөләйлә”, Рөстәм Закиров, Рамил Миндиярның чыгышы алкышларга күмелде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot