news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Күренекле татар хореографы Шамил Терегулов Испаниягә бара
Башкортстанда яшәүче атаклы татар хореографы Шамил Әхмәт улы Терегуловны Испаниягә чакырдылар
Скопировать ссылку
(Уфа, 9 июнь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда яшәүче атаклы татар хореографы Шамил Әхмәт улы Терегуловны Испаниягә чакырдылар.
Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрының балет труппасы баш хореографы булган Ш. Терегулов анда балет биючеләренә осталык дәресләре бирәчәк.
Әлеге эш сәфәрен атаклы милләттәшебезгә Һөнәри бию халыкара ассоциациясе тәкъдим иткән. Ш. Терегулов Мадрид шәһәрендәге Һөнәри бию үзәгендә үзенең бай тәҗрибәсе белән уртаклашачак.
Шамил Әхмәт улы Терегулов озак еллар инде Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрының баш хореографы булып эшли. Россия Федерациясенең атказанган артисты, Башкортстан Республикасының халык артисты исемнәренә лаек булды ул үзенең илһамлы иҗаты белән.
Шамил Терегулов республикада гына түгел, ә бар Россиядә һәм чит илләрдә дә киң билгеле балет хореографы. Аны, төрле спектакльләр кую өчен, чит илләргә дә чакырып торалар. Соңгы тапкыр ул Төркия Республикасына иҗат сәфәрендә булып кайтты. Анда ул Мерсин шәһәрендәге опера һәм балет театрында төрек артистлары белән яңа тамашаны сәхнәләштерде.
Әйе, Шамил Терегуловның исеме Россиядә генә түгел, ә чит илләрдә дә яхшы билгеле. Татар морзалары нәселеннән булган атаклы милләттәшебез ата-бабаларының электән үк килгән данын шулай итеп чит илләргә дә таныта.
Быелгы иҗат елы Шамил Терегуловка тагын истәлекле булды. “Балет рыцаре” дигән мактаулы исемгә лаек булды ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot