Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Самараның “Бердәмлек” газетасы лауреат исеменә лаек булган
Самараның “Бердәмлек” газетасы лауреат исеменә лаек булган
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”, Ландыш Харрасова). Самараның М.Горький исемендәге ял паркында Россия журналистлар берлегенең Самара өлкә оешмасы, шәһәр округы хакимияте белән берлектә, үзенең 50 еллыгына багышланган XVI “Матбугат-2007” фестивален уздырган.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белдерүенчә, фестивальдә Самара өлкәсендә эшләп килүче мәгълүмат чараларының һәркайсы үзенең мәйданчыгында җырлы-биюле тамаша, төрле уеннар оештырган. Татар телендә чыгучы “Бердәмлек” һәм “Ыргыз” газеталары коллективлары да сынатмаганнар.
“Кунаклар арасында татарларга яхшы таныш булган хөрмәтле кешеләр – Самара Җәмигъ мәчете активисты Таһир Мамышев, шәһәрнең “Ялкынлы яшьлек” ансамбле җитәкчесе Илгиз Колючев та бар иде. Бәйрәмдә профессиональ артистлар гына чыгыш ясамаганнар, тамашачылар арасында сәләтле кешеләр дә табылган. Бәйрәм ахырында җиңүчеләр дә билгеләнгән”, - дип белдерә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты.
Аерым алганда, “Самая яркая презентация” номинациясендә Самара өлкәсе татарларының “Бердәмлек” иҗтимагый-сәяси газетасы лауреат исеменә лаек булган. Җиңүчеләргә һәм номинантларга, һәр елдагыча, фестивальнең иганәчеләре бүләкләр тапшырган. “Бердәмлек” газетасы мәйданчыгыннан да актив катнашучылар бүләксез кайтып китмәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз