news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дөньяның төрле почмакларында яшәүче татарлар «Катюша» җырын татарча башкарган

Проектның авторы — Анталия татарлары оешмасы җитәкчесе Оксана Назарова.

(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Ерак һәм якын чит илләрдәге татар оешмалары активистлары «Катюша» җырын татар телендә башкарган. Видеоны YouTube хостингына куйганнар.

Проектның авторы — Анталия татарлары оешмасы җитәкчесе Оксана Назарова, җырны татар теленә Лилия Мутагирова тәрҗемә иткән.

Проектта Рөстәм Асаев (Россия, Татарстан), Миләүшә Габсәләмова (Финляндия), Лилия Мутагирова (Чехия), Руслан Абдрафиков (Россия), Диләфрүз Сабитова (Швейцария), Лира Гайнетдинова (Төркия), Әдилә Усманова (Канада), Динар Байтимиров (Россия), Зәйнәп Алиулова (Азәрбайҗан), Кыям Кормакаева (Чехия), Феруза Халдарова (Үзбәкстан), Рәфис Уснутдинов (Италия) катнашкан.  


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100