news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чит ил татарлары Җиңү көненә багышлап Муса Җәлилнең «Вәхшәт» шигырен видеога яздырган

Проектта Азәрбайҗан, Беларусь, АКШ, Канада, Кипр, Бөекбритания, Төркия, Австралия, Мексика һәм Россиянең Ханты-Манси автономияле округы, Татарстан һәм Башкортстан республикаларыннан татар җәмгыяте вәкилләре катнаша.

Чит ил татарлары Җиңү көненә багышлап Муса Җәлилнең «Вәхшәт» шигырен видеога яздырган

(Казан, 9 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Төрле илләрдә яшәүче татарлар Җиңү көне уңаеннан Муса Җәлилнең «Вәхшәт» шигырен укып, видеога төшергән.

Проектта якын һәм ерак чит илләр (Азәрбайҗан, Беларусь, АКШ, Канада, Кипр, Бөекбритания, Төркия, Австралия, Мексика) һәм Россия регионнарыннан: Ханты-Манси автономияле округы, Татарстан һәм Башкортстаннан татар җәмгыяте вәкилләре катнаша.

«Проектның максаты — герой-шагыйрь Муса Җәлилнең исемен, аның иҗатын халыкка искә төшереп, әби-бабаларыбызның Бөек Ватан сугышында кан түгүен, гомерләрен бирүен, шул фаҗигане искә төшерү, аларга ихтирам күрсәтү», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Канаданың «Мирас-Монреаль» татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Зилә Миргалиева.

Зилә Миргалиеваның бабасы Шәйхетдин Фәйзуллин узган ел 93 яшендә вафат булган. Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан. «Безнең әби-бабаларыбыз күргәнне, кичергәнне балаларыбыз күрмәсеннәр иде. Бөтендөнья халкына Муса Җәлилнең „Вәхшәт“ поэмасыннан өзек укып, фашизмның, сугышның нинди зәһәр, куркыныч икәнен яшь буынга җиткерәсебез килде», — диде ул.

«Бәхеткә, мин тыныч дөньяда туганмын. Әмма башкача да булырга мөмкин иде. Ачы сугыш еллары күпме кешнең гомерен өзгән, ятим иткән. Сугыш чоры балалары ата-анасыз үсеп, ачлыкта, киемсез авыр тормышта яшәгән, ләкин бирешмәгәннәр. Бу проект — сугышта һәлак булган барлык кешеләргә дә дан. Сугыш беркайчан да кабатланмасын иде», — диде Чикаго татарлары оешмасы җитәкчесе Айгөл Тимчишин.

Проектта катнашучы — Австралиядән Финзия Газизова «Вәхшәт» не авыр шигырь дип саный. «Вакыйгалар күз алдыннан узды. Күз яшьләрсез укып булмады. Иң мөһиме безгә, балаларыбызга сугыш афәтләрен күрергә язмасын. Тарих булып калсын иде ул михнәтле еллар. Әби-бабаларым — сугыш чоры балалары. Ачлыкта үскәннәр, иң тәмле бәрәңге басудагы черек бәрәңге иде дип искә ала әбием», — диде ул.

Минсктан Мәдинә Касыймова-Лумпова проектның яшь буынга патриотик тәрбия үрнәге булуын әйтте. «Сугыш» — авыр, каһәрле, шомлы сүз. Яу кырында калган яшь балалар, аналарның күз яшьләре күз алдымнан үтеп киткәндәй булды», — ди ул.

Төркиядән Халидә Әхмәтова «Вәхшәт» шигырен укыгач, сугыш вакыйгаларын күз алдына китергән. «Әнинең әтисе Хафиз Хисамов сугышка беренче көнне үк алына һәм шунда вафат була, ял иткән вакытта өсләренә снаряд төшә. Бу вакытта әниемә биш кенә яшь була. Әтинең әтисе беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан. Аркасында пуля кисәкләре бар иде, гомере буе җәфаланды», — дип искә алды ул.

  • Проектның оештыручылары һәм модераторлары — «Мирас-Монреаль» татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Зилә Миргалиева һәм Чикаго татарлары оешмасы җитәкчесе Айгөл Тимчишин. Идея инициаторы — «Анталия татарлары» оешмасы җитәкчесе Оксана Назарова.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100