news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Удмуртиядә «Һәр телнең бар туган иле» исемле кичә булды

Кичәдә балалар да, ветераннар да катнашты.

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). Удмуртиянең Исәнбай мәктәбе укучылары һәм авыл халкы белән «Һәр телнең бар туган иле» исемле кичә үткәрде. Бу очрашуда күп кенә бәйгеләрдә җиңү яулаган 5 яшьлек Зилә Сундукова да, 70-75 яшьлек сәхнә ветераннары да чыгыш ясады.

Исәнбай балалар бакчасындагы очрашуга бар гомерен балалар укытуга багышлаган мөгаллимә, шигырьләр язу остасы Фәридә апа Җәмилова да килгән иде. Аның балалар турындагы искиткеч матур, эчтәлекле, тәрбияви шигырьләрен тыңладылар. Тукайның «Бала белән күбәләк» шигырен дә балалар бик оста сөйләделәр.

«Үзем дә шигырьләремне укыдым. Балалар безгә милли биюләр, халык­лар дуслыгын чагылдырган чыгышлар күрсәтте. Аларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләүче, ана телендә сөйләм культурасын үстерүче апаларына, матур шигырьләребезне ятлаткан әти-әниләргә чын күңелдән рәхмәт! Безнең белән бергә басып, балалар «Туган тел»не җырлады», — дип сөйләде Әлфирә Низамова.

news_right_1
news_right_2
news_bot