news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Сабан туе бәйрәмен оештыруга багышланган укулар узачак

Укулар онлайн һәм оффлайн форматта оештырылачак.

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). Бөтендөнья татар конгрессы Сабан туе бәйрәмен оештыруга багышланган укулар уздырачак.

Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, «Сабан Туе бәйрәмен оештыру һәм уздыру методикасы һәм технологиясе» курсы онлайн һәм оффлайн форматта оештырылачак.

Укулар 26-29 апрель көннәрендә узар дип көтелә. Курс Россия Федерациясе регионнарында һәм чит илләрдә «Сабан Туе» бәйрәмен оештыручылар өчен әзерләнгән. Укулар тәмамлангач, әлеге программаны узу хакында сертификат биреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot