news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Польшадагы татарлар тормышы белән “PRZEGLAD TATARSKI” басмасы таныштыра

Бу хакта аның баш мөхәррире Муса Чаһархан шәрехли

(Казан, 9 март, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Польшада гомер итүче татарлар яшәеше, бигрәк тә мөселман динен тотучы милләттәшләребез тормышы, татар дини җәмәгатьчелегенең эшлекле очрашулары, төрки-татарлар тарихы сәхифәләре, татар мәгърифәтчелеге, Коръән тәфсирләре һ.б. хакында поляк телендә нәшер ителә торган “PRZEGLAD TATARSKI” басмасы таныштыра.

Аның баш мөхәррире Musa Czachorowski, ягъни Муса Чаһархан хәбәр иткәнчә, 33 битле басма 3 айга бер 500 данәдә дөнья күрә һәм http://www.mzr.pl/pl сайтында материаллар электрон вариантта да тәкъдим ителә. Сайтта, татарларга кагылышлы вакыйгалар шаһиты буларак, фотогалерея һ.б. урын алган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot