Фәрзәнә Хәлилова – “Ел хатын-кызы – директор” бәйгесеннән җиңүче булып кайтты

Фәрзәнә Хәлилова – “Ел хатын-кызы – директор” бәйгесеннән җиңүче булып кайтты

(Төмән, 9 март, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Төмәннең “Хатын-кызлар инициативасы» дигән иҗтимагый оешмасы, традиция буенча, менә инде 6 ел буена өлкә күләмендә «Ел хатын-кызы – директор» бәйгесендә җиңеп чыккан 8 бизнес-ледины VIII Бөтенроссия «Ел хатын-кызы – директор» бәйгесенә җибәреп килде. Быел алар арасында Мәскәүгә Төмән дәүләт циркы директоры милләттәшебез Фәрзәнә Рәхим кызы Хәлилова да барды. Ул инде кичә бу бәйгенең җиңүчесе булып та кайтып төште. Фәрзәнә ханым бәйгедә җиңеп чыгучы медале һәм дипломы белән бүләкләнгән. Аның уңышлы эше моңа кадәр өлкә күләмендә дә югары бәяләнеп килде. Ул күптән түгел губернаторның беренче дәрәҗәдәге дипломы белән бергә, алтын медаль белән дә бүләкләнгән иде.

Көләч йөзле Фәрзәнә Себер татарларының Тубыл районы борынгы Күкрәнде авылында туып үскән, тулы булмаган урта белемне туган авылында алып, Кутарбитка урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Төмән авыл хуҗалыгы институтының икътисад факультетын сайлаган. Аны 1974 елда тәмамлаганнан соң, циркта хисапчы булып эшләгән.

Озак вакыт та үтми, цирк җитәкчелеге намуслы тырыш кызны баш хисапчы итеп күчерә. Берничә ел дәвамында ул баш хисапчы һәм директор урынбасары вазифаларын беръюлы уңышлы башкара һәм соңга таба цирк дөньясына тәмам мөкиббән китә. 1999 елдан бирле ул циркның баш җитәкчесе. Шушы вакыт эчендә ул цирк бинасын үзгәртеп коруны гаҗәеп зур энтузиазм белән башкарып чыкты. Узган ел яңартылган циркның ишекләре ачылу халыкта онытылмаслык мәдәни вакыйга булып, шәһәр тарихы битләрендә теркәлде. Хәзер цирк аренасы берсеннән-берсе кызыклырак һәм атаклырак коллективлар гастрольләреннән һич тә бушап тормый.