news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ватаным Татарстан» газетасы флешмоб башлап җибәрде

«Туган тел» флешмобында теләгән һәркем катнаша ала.

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Якынлашып килүче Халыкара туган тел көне уңаеннан «Ватаным Татарстан» газетасы флешмоб башлап җибәрде.

«Туган тел» флешмобында теләгән һәркем катнаша ала, дип яза басма.

Бәйгедә катнашу тәртибе:

1. Габдулла Тукайның «Туган тел» шигырен теләсә кайсы телдә укыганны видеога төшер.

2. Видеоны Инстанграм һәм ВК социаль челтәренә #тугантел һәм #ватанымтатарстан хештегы белән урнаштыр.

3. Якыннарыңны флешмобта катнашырга чакыр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100