news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев Себер татарлары белән «Татарлар: гамәл стратегиясе» хакында сөйләште

«Без әлеге документны тормышка ашыру буенча бергә-бергә эшләргә, туган телебезне сакларга тиешбез», — диде ул.

Васил Шәйхразиев Себер татарлары белән «Татарлар: гамәл стратегиясе» хакында сөйләште
http://tatar-congress.org

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Омскида Себер Федераль округы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты. Чара «Татарлар: гамәл стратегиясе»н тормышка ашыру кысаларында узды.

Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр иткәнчә, Пушкин китапханәсендә очрашуда Омск өлкәсе Хөкүмәт рәисе урынбасары, Омск өлкәсе Төбәк сәясәте һәм массакүләм коммуникацияләр министры Михаил Каракоз, Алтай крае, Кемерово, Новосибирск, Омск һәм Томск өлкәләре татар иҗтимагый оешмалары җитәкчләре һәм активы, Татарстан вәкилләре катнашты.

Васил Шәйхразиев Татар конгрессы тарафыннан оештырылучы чаралар хакында сөйләде. Россия төбәкләрендә гомер итүче милләттәшләребез белән мондый очрашуларның 2018 нче елдан башланып, даими уздырылуын ассызыклады.

Шулай ук «Татарлар: гамәл Стратегиясе» документында куелган мөһим максат-бурычларны искә төшерде. «Без әлеге документны тормышка ашыру буенча бергә-бергә эшләргә, туган телебезне сакларга тиешбез», — диде ул.

«Март башына кадәр Федераль округларда очрашулар булачак. Алда Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены, Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы, Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы, Болгар җыены, Муса Җәлилнең 115, Тукайның 135 еллыклары, Татарча диктант, Сабантуйлар һ.б. чаралар тора», — диде Шәйхразиев.

Ул Бөтенроссия халык санын алуда да актив катнашырга чакырды. «Безгә читләр кирәк түгел, ләкин без һәр татарга барып җитәргә тиешбез», — диде Васил Шәйхразиев.

Рәсми чыгышлар тәмамлангач Милли шура рәисе актив милләттәшләребезгә Татарстан Республикасы бүләкләрен һәм Бөтендөнья татар конгрессының медальлләрен һәм рәхмәт хатларын тапшырды. Аннары Омск өлкәсе «Умырзая» татар-башкорт халык ансамбле концерты булды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100