news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Прокопьевск шәһәрендә татар балалары туган телен өйрәнә

Шундый дәресләрнең берсендә бүген Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев та булды.

Прокопьевск шәһәрендә татар балалары туган телен өйрәнә
tatar-congress.org

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Прокопьевск шәһәрендә татар балалары туган телен өйрәнә. 2019 елның 1 сентябрендә Прокопьевск шәһәренең «Знатоки» интеллектуаль клубында татар балалары өчен сыйныф ачылган. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәзерге вакытта якшәмбе мәктәбендә атнага ике тапкыр дәресләр уза. 7 бала туган телен өйрәнә. Сыйныф интерактив такта белән җиһазландырылган. Балалар төрле биремнәрне үтиләр, сүз байлыгын арттыралар. Татарча мультфильмнар карыйлар.

Шундый дәресләрнең берсендә бүген Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев та булды. Дәрес барышында нәни укучылар белән бергәләп биремнәрне үтәде. Балаларга авыррак сорауларга җавап бирергә булышты.

news_right_1
news_right_2
news_bot