news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия дәүләт телевидениесендә Шиһабетдин Мәрҗани турында тапшыру күрсәттеләр

«Тамырлар эзендә» дип аталган тапшырулар циклының бер бүлегендә Шиһабетдин Мәрҗанине җәдитчелеккә нигез салучы, татар халкының беренче тарих галиме буларак таныттылар.

Төркия дәүләт телевидениесендә Шиһабетдин Мәрҗани турында тапшыру күрсәттеләр
Рушания Алтай

(Истанбул, 9 гыйнвар, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төрек галимнәре Төркия дәүләт телерадиокомпаниясенең «TRT AVAZ» каналы әзерләгән документаль тапшыруда Шиһабетдин Мәрҗани турында сөйләделәр. Программа ярты сәгать дәвам итте. 

Төрек галимнәре Шиһабетдин Мәрҗанине татар халкының беренче тарих галиме, җәдитчелек агымын башлап җибәрүче, башка төрки халыкларга йогынтысы зур булган алдынгы карашлы мәгърифәтче дип таныттылар.

Тапшыруда Мимар Синан университеты тарих галиме Исмәгыйл Түркоглу, Анкара университеты теология галиме Ибраһим Мараш, Анкара университеты гуманитар фәннәр институты яшь галиме Саид Али Кудайнетов чыгыш ясады.

Төркия галимнәре Шиһабетдин Мәрҗанинең тормыш юлы һәм хезмәтләре хакында сөйләде, аның казах мәгърифәтчесе Абай, Исмәгыйл Гаспралы, Йосыф Акчура кебек төрки дөньяда танылган шәхесләрнең остазы булуын ассызыклады. Мәрҗанинең остазлары, фикер чыганаклары, аларны анализлау ысулы турында сүз алып бардылар.

«Тамырлар эзендә» дип аталган тапшырулар циклының татар мәгърифәтчесе, галим, дин әһеле Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган бүлеге Евразия язучылар берлегенең фикри һәм мәгълүмати ярдәме белән әзерләнгән. Аның сценарий авторы — Якуп Өмәроглу.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100