Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ярославль өлкәсендә «Сабантуй уеннары» гаилә бәйрәме булды
Ярославль өлкәсеннән һәм Тутаев шәһәреннән гаилә командалары татар халык ризыкларын әзерләп алып килгән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Ярославльдә «Сабантуй уеннары» гаилә бәйрәме булды. Чараны «Ярославль өлкәсе татарларының Төбәк милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы оештырды.
Уеннар, Сабантуйдагы кебек үк, көйдә, биюдә, җырлауда, спорт ярышларында татар-башкорт халык иҗаты чагылыш тапкан төрле элементлардан төзелгән. Уеннар программасына милли киемнәр кигән башкаручыларның концерт иҗади номерлары, милли уеннары кертелгән. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Уеннарда Ярославль өлкәсеннән һәм Тутаев шәһәреннән гаилә командалары катнашты. Командалар буш кул белән түгел, ә татар халык ризыкларын әзерләп алып килгән.
Казан кунагы Айнур Моратов баянда, курайда, тальянда, кечкенә гармуннарда һәм башка уен коралларында уйнады.
Чара өлкә хөкүмәте 2021-2025 елларга кабул иткән «Ярославль өлкәсендә дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» ярдәмче программасы кысаларында узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз