Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Самара өлкәсендәге авылда балаларга татар теле укыту өчен хәйрия ярдәме җыялар
Күрше авыл укытучысы килеп, Кошки районының Надеждино авылы балаларына татар телен өйрәтә.
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Самара өлкәсендә Кошки районының Надеждино авылындагы дини мәхәллә мәктәп укучыларын татар теленә өйрәтү өчен финанс ярдәме сорый. Бу хакта Самара татарлары сайтында хәбәр ителә.
Укыту эшмәкәрләр, халык һәм мәчетләрдән финанс ярдәме күрсәтү хисабына оештырылган. «Безнең мәктәп укучыларын татар теленә өйрәтү өчен кулдан килгәнчә финанс ярдәме күрсәтүегезне сорыйбыз (бер ел укыту өчен 50 мең сум тирәсе акча кирәк)», диелгән хәбәрдә.
Авылда татар телен укыту буенча белгеч булмау сәбәпле, дәресләрне Кошки авылыннан килгән укытучы үткәрә. Егермедән артык укучы ике сыйныфта (башлангыч һәм өлкән сыйныфлар) белем ала.
Надеждино урта мәктәбендә укучыларга татар телен өйрәтү буенча курслар 2017 елда ачыла. Быел да укыту дәвам итә һәм киләчәктә дә булыр дип ниятләнә, диелә бу хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз