news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән шәһәрендә Себер татар теле һәм мәдәнияте көнен бәйрәм иттеләр

Биредә себер татарларының бәйрәм-йолалары белән дә таныштырдылар.

Төмән шәһәрендә Себер татар теле һәм мәдәнияте көнен бәйрәм иттеләр
yanarish72.ru

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә «Себер татар теле һәм мәдәнияте–2019» бәйрәме быел да зур әзерлек белән үтте. Быел ул җиденче тапкыр үткәрелде. Бу турыда «Яңарыш» газетасында хәбәр ителә.

Ул шәһәр себер татар милли-мәдәни автономиясе тырышлыгы, Төмән шәһәре хакимияте, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты һәм шәһәр татар мәдәният үзәге ярдәме белән оештырылды.

Чарага Төмән, Тубыл, Ялутор шәһәрләре һәм районнардагы татар авылларыннан себер татарларының киләчәгенә битараф булмаган чын патриотлар, галим-галимәләр, язучылар, шагыйрьләр, күренекле җәмәгать эшлеклеләре, тел һәм мәдәният белгечләре килделәр.

Кунакларны башта үзәкнең кунакханә залында оештырылган «Себер пайлыгы» дип аталган күргәзмә белән таныштырдылар. Биредә күбрәк Төмән районы авыл хакимиятләре һәм шәһәрдә яшәп иҗат итүче кул осталарының эшләре һәм уңган хуҗабикәләрнең милли ризыклары тәкъдим ителде.

Шулай ук теләкләре булганнар өчен себер татарларының бәйрәм-йола мәдәнияте элементлары кертелгән «Себер татарларының мәдәнияте һәм тарихы» дип аталган экскурсия уздырылды.

Аннары кунакларны «Себер татар теле — Евразиянең борынгы теле» дигән темага багышланган түгәрәк өстәлгә чакырдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100