Иске Алпар авылы тарихында беренче тапкыр «Алпар төбәге» дигән китап тәкъдим ителде

Җыентыкта Алпар, Яңа Камка һәм Мулла авылларының архивлардан, хатирәләрдән тупланган 300гә якын гаиләнең истәлек язмалары урын алган.

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Әлки районы Иске Алпар авылында тарихта беренче тапкыр «Алпар төбәге» дип исемләнгән китап тәкъдим ителде. Әлеге проектның җитәкчесе — Илдар Хафизов. Китап мең данәдә «Мәгариф — Вакыт» нәшриятында чыккан. Кичәдә «Татар-информ» хәбәрчесе дә катнашты.

«Татар халкының тарихы чынлап торып язылмаган. Ни өчен? Чөнки язучылар эзләнүләр белән шөгыльләнмәгән, ә башка халыкларда дистәләп чыккан. Шул ук вакытта монда дәүләтнең дә гаебе бар, ул халыкка материал бирмәгән. Бу турыда галим Ризаэтдин Фәхретдин дә яза. Кая барсагыз да, XVII–XVIII гасырларның материаллары бүгенге көндә архивларда бар, без аларны Мәскәүдән дә таптык», — диде Илдар Хафизов.

Проект җитәкчесе сүзләренчә, китапның авторлары сигез кеше, әмма «аларның һәммәсе дә төп автор була алмый». «Иң элек сүзне Салих Маннаповка бирдек. Ул җыеп биргән китапны өч тапкыр сүтеп, өч тапкыр киредән җыйды. Язу бар, сызу бар. Бөтен язганны китапка чыгарсак, дөрес булмас иде. Китап төзүчеләрнең берсе Габбаз Салахов исә архивлар белән шулкадәр кызыксынды ки, хәтта көненә сигезәр сәгать утырды», — ди ул.

Илдар Хафизов Алпарны биш мәчетле, биш тегермәнле авыл булганлыгын, мулласы, халкы яшәгәнлеген әйтте. «Без хәзер еш кына „Алпар бабай оныклары“ дип әйтәбез. Асылда исә, ул Алпар бабай килгәнче үк авыл булган. Авылга Алпар бабай хәрби кеше, староста булып килгән. XVII–XVIII гасыр документлары сакланган, ә Казан ханлыгы, Болгар чорыннан калганын табып булмады», — диде ул.

«Алпар төбәге» китабына Алпар, Яңа Камка, Мулла авыллары турында, анда туып, читкә киткәннәр һәм бүгенге көндә яшәүчеләр хатирәләре урын алган. Барлыгы 300гә якын гаилә тарихы кертелгән. «Әби-бабайлар, әти-әниләр сөйләп калдырган истәлекләрне һәр гаилә үзе яңартты, нәсел шәҗәрәсен барлады», — дип аңлатты китапның төзүчесе, «ТНВ» каналы хезмәткәре Фәйрүзә Мәҗитова.

Әлки районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Йосыпов Алпар авылы өчен горурлануын белдерде. «Авылга килеп керүгә үк зур хәрефләр белән матур итеп авылның исеме язылган, зират тирәләре каралган, рәшәткәләр белән тотылган. Авылыгызда карап туйгысыз мәчет эшләп тора, быел авылның 370 еллыгын үткәрдегез. Районыбызга үрнәк итеп, беренче булып тарихи китап чыгардыгыз», — диде ул.

Иске Алпар авылы башлыгы Ренас Салахов халыкның авылга җыелуы зур вакыйга булуын әйтте. «Бернәрсә дә болай гына язылмый. Язуның төп нигезе — якташларыбыз ярдәме белән бик күп эшләр эшләнүендә. Бу эшне бер кеше генә башкарып чыга алмас иде, Алпарның зурлыгын үзегез беләсез. Шулай ук китап язганда республикабызда танылган тарихчыбыз Кадыйр Сибаевның язмалары бик булышты», — диде ул.

Китап тәкъдим итү кичәсендә оештыручылар, Алпар, Яңа Камка, Мулла авыллары кешеләре, якташлар катнашты. Кичәдән соң теләгән һәр кеше җыентыкны сатып ала алды. Китапның финанс чыгымнарын әлеге хезмәткә ышанучылар, битараф булмаучы авылдашлар, иганәчеләр ярдәме белән капланган.