news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Гадел әңгәмә» тапшыруының чираттагы чыгарылышында Зөлфәт Зиннуров катнашты

Проект кунагы үзенең телевидениега килүе, җырчы буларак иҗаты, балаларын татар теленә өйрәтүе һәм башкалар турында сөйләде.

«Гадел әңгәмә» тапшыруының чираттагы чыгарылышында Зөлфәт Зиннуров катнашты

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Гадел әңгәмә» тапшыруының бишенче чыгарылышында телевидение, радио алып баручысы Зөлфәт Зиннуров булды.

Тапшыруның авторы һәм алып баручысы Гадел Әхмәтҗановка ул үзенең телевидениега ничек килүе, җырчы буларак иҗаты, балаларын татар теленә өйрәтүе, тормыш иптәше белән мөнәсәбәтләре турында сөйләде.

«Гадел әңгәмә» тапшыруын «Татар-информ»ның Ютуб-каналында карый аласыз.

Моңа кадәр проектта блогер Рафис Атаказ һәм телевидение, радио алып баручысы Айваз Садыйров, җырчы, блогер Лилия Хәйруллина, «Китап» радиосының башкарма продюсеры Лилия Кадырова булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100