Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алтай татарлары «Идегәй» белән «Кыйссаи Йосыф» әсәрләренең аудиокитапларын чыгарачак
Милләттәшләребез Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Фатих Кәрим, Муса Җәлил, Абдулла Алишның әсәрләрен яздырган.
(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Барнаулның «Дулкын» татар Мәдәният үзәге Идегәй дастаны һәм Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасын аудиокитап буларак яздырачак.
«Аларның аудиоязмалары бүгенгәчә интернетта юк. Бу — төрки халык мирасының бер өлеше. Төрле мәдәниятләр белән күбрәк таныша барган саен бер-беребезне аңлау да җиңеләя», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Дулкын» татар Мәдәният үзәге җитәкчесе урынбасары Артём Зиннәтуллин.
Аның әйтүенчә, татар үзәге Барнаул шәһәре администрациясенең грантын откан. Грант суммасы — 130 мең сум. Шул грантка алар китаплар сатып алган, халык әкиятләре һәм төрле әдипләрнең шигырьләрен укып яздырган. Әсәрләрне үзәктәге активистлар укый, моннан тыш төрле уку йортларыннан студентлар да җәлеп ителгән. Аудиокитаплар үзәкнең ВКонтактедагы сәхифәсенә һәм Яндекс.Дискка урнаштырылачак. Аларны теләгән һәркем тыңлый һәм күчереп алырга мөмкин.
«Узган ел без татар әсәрләрен рус һәм татар телләрендә яздырдык. Әдипләрнең тормыш юлын да яздырдык. Мисал өчен, Габдулла Тукай иҗатындагы Җаек чорын сөйлибез һәм шул вакытта язылган шигырьләрен яңгыратабыз, аннан соң Казан чорын. Алга таба Фатих Әмирхан, Фатих Кәрим, Муса Җәлил, Абдулла Алишларның әсәрләрен яздырдык. Тукайның „Шүрәле“ әкиятен тугыз телдә яздырдык», — диде ул.
Артём бу проектны Татарстан җитәкчелеге дә хуплар дип ышана. «Бездә беркайчан да татар мәктәпләре булмаган. Алтай краенда барлыгы биш татар авылы булган, бүгенге көндә бер генә татар авылы калды. Польша татарлары «Шүрәле“не поляк теленә тәрҗемә итәргә ярдәм итәбез, диделәр. Проектта Литва татарлары да катнашырга әзер», — ди ул.
Проектка төрле өлкәләрдә яшәүче хәзерге татар иҗатчыларын да җәлеп иткәннәр. «Ватаныгыз — Татарстан, диләр. Килешмим. Безнең ватаныбыз күпкә зуррак. Россиянең күпчелек җирлеге — татарларның тарихи ватаны. Татарстаннан читтә яшәүче татарларның кайберләре тамырларын да оныткан, шуңа күрә безгә бер-беребезне белергә, танытырга кирәк», — дип саный Артём Зиннәтуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз