news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: Телсез халык акрынлап милләтен дә югалтырга мөмкин

«Ил күләмендә татарларның саны кимемәсен иде дип теләр идем. Үрчү сәләте ягыннан татар милләте болай да утрак, төпле гаиләле халык. Безгә үзебезне саклап, яклап, рухи ныклыгыбызны танытып, төрле төбәкләрдәге милләтәшләребез белән ныклы элемтәдә бер айлык сынауны уңышлы үтәргә кирәк», — диде ул.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов телсез халыкның милләтен дә югалта алуы турында кисәтте.

«Милләтебезне телебез белән турыдан-туры бәйлим, чөнки телсез халык акрынлап милләтен дә югалтырга мөмкин. Ә милләтле халык телле булырга тиеш. Татар теле ул дәүләтле, дәүләте булган тел», — диде Марат Әхмәтов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул халык санын алу бик мөһим, җаваплы чор булганын искәртте. «Ил күләмендә татарларның саны кимемәсен иде дип теләр идем. Үрчү сәләте ягыннан татар милләте болай да утрак, төпле гаиләле халык. Безгә үзебезне саклап, яклап, рухи ныклыгыбызны танытып, төрле төбәкләрдәге милләттәшләребез белән ныклы элемтәдә бер айлык сынауны уңышлы үтәргә кирәк», — диде.

Марат Әхмәтов Туган телләр елы кысаларында матур эшләргә өндәде.

«Комиссия эшчәнлегендә елны шулай итеп игълан итү безгә бик тупланып эшләргә ярдәм итте. Республикабызда туган телнең торышы мактанырлык булмаса да, безгә аңлашырга мөмкинлек бирде. Безнең күп төрле җәмәгать оешмалары, матбугат чаралары, сәнгать учреждениеләре белән уртак проектлар гамәлдә. Алар халкыбызның туган телебезгә рухи ихтыяҗын үстерү мәсьәләсендә безгә хәйран булышыр дип өметләнәм. Президентыбызга рәхмәт, һәр мөрәҗәгать яклау табып килә», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100