Сургутта татар Якшәмбе мәктәбе яңа уку елын башлады

Быел 20гә якын мәктәп яшендәге бала татар телен өйрәнергә килгән.

(Казан, 8 октябрь, "Татар-информ"). Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли-мәдәни мохтарияте каршында эшләп килүче татар Якшәмбе мәктәбе үз эшен башлап җибәрде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Мәктәп ачылу тантанасына балалар, әти — әниләр, Совет әгъзалары, кунаклар җыелган. Татар Якшәмбе мәктәбе җитәкчесе, мөгаллимә Гүзәл ханым Шәрәфетдинова һәр килгән кунакны ягымлы йөзе белән каршы алып, хәл-әхвәлләр сорашып, уку бүлмәсенә озата йөрде. 

Быел 20гә якын мәктәп яшендәге бала татар телен өйрәнергә килгән. Өлкәннәр арасында да татар телен өйрәнергә теләүчеләр юк түгел.

Уку елын башлап җибәрү өчен сүз Сургут шәһәре татар милли мәдәни мохтарияте рәисе Ульбеков Рафаиль Алиевичка бирелде. Ул килгән кунакларны, татар теленә битараф булмаган балаларны яңа уку елы башланып китү белән тәбрик итте. Килгән ата-аналарга татар телен камил өйрәнер өчен, мәктәптән тыш гаиләдә татарча аралашырга кирәклеген азсызыклады. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.