news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самара өлкәсе Иске Ярмәк авылында Мәдәният шимбәсендә «Ярмәк вагы»н биергә өйрәтәләр

Биредә чыбыркы үрергә өйрәнергә дә булачак, аннары «Яшьлегем эзләреннән» дип аталган ретро-концерт оештырыла.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). 11 сентябрьдә Самара өлкәсе Камышлы районының Иске Ярмәк авылы клубында Мәдәният шимбәсе дигән чара үтәчәк.

«Самара татарлары» сайтында чараның программасы чыкты.

  • 14 сәгатьтә Илшат Галимов чыбыркы үрү буенча мастер-класс уздыра.
  • 16 сәгатьтә «Яшьлегем эзләреннән» дип аталган ретро-концерт була.
  • 17.00 сәгатьтә Наил Галимуллин «Ярмәк вагы»н биергә өйрәтә.

Бу хакта авылның Халикъ Садри исемендәге Мәдәният йорты хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot