news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Калининград шәһәрендә татар җәмәгатьчелегенең актив әгъзалары бүләкләнде

Аларга «Калининград өлкәсенең 75 еллыгына» юбилей медальләре тапшырылды.

Калининград шәһәрендә татар җәмәгатьчелегенең актив әгъзалары бүләкләнде
https://tatar-congress.org/

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Калининград шәһәренең милләтара очрашулар үзәгендә «Калининград өлкәсенең 75 еллыгына» юбилей медальләре тапшыру тантанасы булды. Калининград өлкәсе Губернаторы Указы нигезендә, әлеге бүләк өлкә иҗтимагый берләшмәләре вәкилләренә тапшырылды.

Бүләкләнүчеләр исемлегендә «Кардәшләр» оешмасына нигез салучы һәм аның алыштыргысыз җитәкчесе Сәлимә Яһудина Калининград өлкәсендә 1946 елдан бирле яши. Ул Багратионовск шәһәрендә лейтенант Фатыйх Кәримгә һәйкәлне яңартуда катнашты. Аның иҗатын популярлаштыру буенча чаралар үткәрде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Элегрәк Сәлимә Абдулла кызы Бөтендөнья татар конгрессының «Татар халкы алдындагы зур казанышлары өчен» медале белән бүләкләнгән иде.

«Калининград өлкәсенең 75 еллыгына» юбилей медале белән шулай ук татар җәмәгатьчелегенең актив әгъзалары — Мидхәт Мөлеков, Әмир Хәйруллин, Рәисә Журавлева, Халидә Әхмәдова бүләкләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot