news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфадагы икенче татар мәктәбе татар теле һәм журналистика дәресләренә төркемнәр туплый

Татар якшәмбе мәктәбе директоры балаларның дәресләргә ел дәвамында кабул ителүен әйтте.

Уфадагы икенче татар мәктәбе татар теле һәм журналистика дәресләренә төркемнәр туплый
Салават Камалетдинов

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Уфа шәһәр округының 2нче татар якшәмбе мәктәбе балаларга өстәмә белем бирү муниципаль мәгариф учреждениесендә татар теле, журналистика һәм башка бушка укытыла торган дәресләргә төркемнәр җыела. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә мәктәп директоры Эльвира Камалова сөйләде.

«2012 елдан алып эшлибез. Программада барлык юнәлешләрне дә күрсәтмәдек, буш төркемнәрне яздык. Инглиз теле һәм татар мәдәнияте тарихы дәресләренә төркемнәр тулды. Шулай ук татар теле, журналистика, музыка һәм халык уен кораллары, халык биюләре һәм ритмика, фольклор, тележурналистика һәм рәсем төркемнәре оешачак. Бер төркемдә уникедән алып унсигезгә кадәр кеше җыела», — диде ул.

Эльвира Камалова татар теле дәресләренә рус балаларының да килүен әйтте. «Алар сирәк. Әмма катнаш гаиләләрдән балалар бихисап. Татар теле дәресләре 4 төркемгә бүленеп якшәмбе көнне укытыла. Һәр төркем яшь үзенчәлекләренә карап, телне белү дәрәҗәләрен исәпкә алып бүленә. Күбрәк сөйләмне, тарихны һәм мәдәниятне өйрәтәбез. Асылда 6 яшьтән алып 16 яшькә кадәр балалар килә», — дип әйтте ул.

«Тел өйрәнелми торган дәресләрдә дә миллилеккә басым ясарга тырышабыз. Мәсәлән, балалар Габдулла Тукай әсәрен укып, Шүрәле рәсемен төшерде. Барлык дәресләр дә бер-берсе белән бәйләнгән. Дәресләр, гадәттә, 45 минут бара иде. Әмма пандемия булу сәбәпле, хәзерге вакытта 35 минут кына рөхсәт ителә», — дип аңлатты директор.

Эльвира Камалова башка фәннәрне укыткан мөгаллимнәрнең татар филологиясе белеме буенча югары квалификацияле белгечләр булуын искәртте. «Мәсәлән, журналистикада укыту татарча һәм русча булса да, төп юнәлеш — татар телендә язу үрнәкләрен өйрәтү. Укучыларның публицистик мәкаләләре төрле журналларда чыгарыла бара. Тележурналистикада да шул ук юнәлеш буенча бара», — диде ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100