news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгородның актив татар хатын-кызлары «Туган як» редакциясендә очрашты

Лидерлар агымдагы эшләр турында фикер алышты, татар авылларында эшләнгән эшләр белән уртаклашты.

Түбән Новгородның актив татар хатын-кызлары «Туган як» редакциясендә очрашты
http://tatar-congress.org

(Казан, 8 август, «Татар-информ»). 6 август көнне Сергач шәһәрендә «Туган як» газетасы редакциясенә «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы активистлары җыелды. Чара оешма җитәкчесе Зилә Әхмәдуллина җитәкчелегендә узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Татарлар яши торган районнардан килгән оешма лидерлары агымдагы эшләр турында фикер алышты, татар авылларында эшләнгән эшләр белән уртаклашты. Зилә Әхмәдуллина автономия исеменнән кайбер активистларны нәтиҗәле иҗтимагый эшчәнлеге өчен бүләкләде, агымдагы конкурслар һәм булачак фестиваль турында сөйләде.

Газетаның баш мөхәррире Олег Әндәрҗанов Пилнә районы татар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Надирә Әбделганиевага «Ел хатын-кызы — 2019» дипломын тапшырды.

Зилә Әхмәдуллина активистларга Түбән Новгород өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе исеменнән сигез Бөек Ватан сугышы ветеранына бүләк җыелмаларын тапшырды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100