news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дагыстан Сабан туе кабат күчерелде

Милли бәйрәм сентябрь аенда үтәр дип планлаштырыла.

(Казан, 8 август, "Татар-информ"). Дагыстан Сабан туе сентябрь аена күчерелгән. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Дагыстан татарларының "Туган тел" оешмасы җитәкчесе Эльмира Кадыйрова хәбәр итте. 
 
Аның сүзләренчә, әлегә Сабан туе узачак төгәл дата билгеләнмәгән. Ул сентябрь аенда үткәрелер дип планлаштырыла.
 
Махачкалада беренче тапкыр оештырылачак Сабан туе 23 июньгә билгеләнгән иде. Аннан соң милли бәйрәм 28 июльгә күчерелде. 
 
Дагыстан Сабан туенда Татарча көрәш буенча төбәк федерациясе оештыру күздә тотыла. 

news_right_1
news_right_2
news_bot