news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиянең Гази университеты Гаяз Исхакыйга багышланган җыен үткәрде

Төркиянең Инөнү университеты галимәсе Рамилә Яруллина-Йылдырым татар әдибенең сәяси һәм иҗтимагый эшчәнлеген анализлады.

Төркиянең Гази университеты Гаяз Исхакыйга багышланган җыен үткәрде
Рушания Алтай

(Истанбул, 8 июль, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркиянең Гази университеты Гаяз Исхакыйга багышланган фәнни җыен оештырды. Анда татар халкының күренекле әдибе турында татар-төрек галимәсе, профессор Рамилә Яруллина-Йылдырым доклад белән чыкты.

Галимә татар әдибенең сәяси һәм иҗтимагый эшчәнлеген анализлады. Аның сәяхәтләре, татарлар күпләп яшәүче төрле илләрдә татар җәмгыятьләренең барлыкка килүендәге роле, Ерак Көнчыгыш татарларына тәэсире турында сөйләде.

Рамилә Яруллина-Йылдырым чыгышында Гаяз Исхакыйның шәхес булып формалашуына йогынты ясаучы шәхесләр турында киң мәгълүмат бирде. Гаяз Исхакыйның илледән артык китап авторы һәм унлап газета-журнал наширы булуын ассызыклады.

Рамилә Яруллина-Йылдырым Гаяз Исхакыйның Берлин, Париж, Истанбулда язган әсәрләре белән таныштырды, аларның нинди шартларда язылуын, кайсы телләргә тәрҗемә ителүен әйтте. Язучының тормышы һәм әдәби мирасы буенча 1980 елларның ахырыннан башлап бүгенгәчә эзләнүләр алып барган галимнәр, аларның бу юнәлештәге фәнни хезмәтләрен искә алды, Исхакый әсәрләренең 15 томлык китап булып басылуын әйтте. 

Галимә чыгышында Гаяз Исхакыйның илдән китүенә сәбәп булган вакыйгаларга тукталды, илендә — Германия шпионы, Япониядә Советлар Берлеге шпионы ярлыгы тагылуын, соңрак елларда кызы Сәгадәтне янына алдыруын, аларның мөһаҗирлектәге тормышын, бер ара әдипнең туган иленә кире кайту теләге булуын искә алды.

«1920 елларда, Советлар Берлегендәге йомшак вазгыятьне истә тотып, Гаяз Исхакый туган иленә кире кайту мөмкинлеге турында уйлана башлый. Бу хакта Климент Ворошилов белән киңәләшә. Ворошилов, иртәрәк булуын, әлегә сәяси вазгыятьнең кая таба барачагын күзәтеп торырга кирәклеген әйтә. Соңрак Солтангалиевләр белән булган вакыйгаларны ишетеп, Исхакый кайту ниятеннән баш тарта», — дип сөйләде ул. 

«Тамырларыбыз эзеннән» конференцияләр циклы кысаларында оештырылган «Мөхәммәдгаяз Исхакый» җыены онлайн форматта zoom платформасында үтте. Фәнни чара Гази университеты ректоры Муса Йылдызның Гаяз Исхакый, аның эшчәнлеге хакында гомуми мәгълүмат бирүе белән башланды. Җыенны тыңлаучы төрек галиме Мостафа Өнәр Рамилә Йылдырымның чыгышын «Мәгълүматларга бай искиткеч эчтәлекле доклад» дип бәяләде һәм рәхмәт әйтте.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100