news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Кабан күле яр буенда татарча сөйләм клубында очрашулар башлана

Казан халкы һәм башкала кунаклары өчен бушлай дәресләр һәр пәнҗешәмбе саен 19:00 сәгатьтә булачак.

Казанда Кабан күле яр буенда татарча сөйләм клубында очрашулар башлана
Рамил Гали

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Иртәгә Кабан күле яры буенда атна саен уза торган татарча сөйләм клубы эшли башлый. Бу хакта яр буеның рәсми Instagram-аккаунтында хәбәр иттеләр.

«Очрашуга татар телен төрле дәрәҗәдә белгән һәркем килә ала. Бу очрашуда грамматика осталыгы таләп ителми», — диелә хәбәрдә.

Очрашулар катнашучыларга тел киртәләрен җиңәргә, фикерләрне татар телендә дөрес формалаштырырга өйрәнергә һәм тел мохитенә кереп китәргә ярдәм итәчәк.

Дәресләр һәр пәнҗешәмбе саен 19:00 сәгатьтә узачак. Очрашу урыны — Сәлимҗанов урамындагы «Алтын» кибетеннән җәяүлеләр юлы янәшәсендәге тал буендагы кызыл эскәмияләр. Сылтама аша кереп теркәлү узарга кирәк.

Кабан күле ярында даими рәвештә йога дәресләре дә уза. Укытучы белән тренировкалар түләүсез оештырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100