news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ленинград өлкәсендә Тосно Сабан туе була

Кунакларны һәм Сабантуйда катнашучыларны зур мәдәни - күңел ачу һәм уен программасы көтә.

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). Ленинград өлкәсенең Тосно районында Сабан туе 13 июньдә була.

Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, узган еллардагы кебек үк, кунакларны һәм Сабантуйда катнашучыларны зур мәдәни - күңел ачу һәм уен программасы көтә.

Анда татар, башкорт һәм рус җырлары яңгыраячак, милли биюләр башкарыла. Гадәттәгечә, спорт мәйданчыгында спорт уеннары һәм билбаулы көрәш үткәрелә.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot