news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның 100 еллык тарихын колачлаган яңа энциклопедик китап дөнья күрде

400 битлек басма Татарстанның 100 ел дәвамында үткән юлын барлау, хәзерге көнен күрсәтү, киләчәк турында уйлану максатында нәшер ителгән.

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Мәңге яшә, газиз ватаныбыз! Цвети священная земля моя! Forever Flourish You, My Native Land!» китабы дөнья күрде. Бу турыда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкләрне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы профессор Искәндәр Гыйләҗев хәбәр итте.

«Китапның төп идеясе һәм максаты — Татарстанның 100 ел буена үткән юлын барлау, хәзерге көнен күрсәтү, киләчәк турында уйлану», — диде Искәндәр Гыйләҗев.

Җыентыкны Рафаэль Шәйдуллин, Лариса Айнетдинова, Булат Хәмидуллин, Марс Хәбибуллин төзегән. 400 битлек төсле басмада бик күп уникаль фотографияләр, тарихи документларның күчермәсе урын алган, кызыклы шәхесләр, истәлекле вакыйгалар турында мәгълүмат тупланган.

Искәндәр Гыйләҗев сүзләренчә, әлеге китап Татарстан тарихы белән кызыксынучылар өчен файдалы булачак. «Бүгенге көндә белем бирү визуаль күренеш таләп итә, шунлыктан укытучылар, мәктәп укучылары, студентлар, аспирантлар өчен аеруча кызыклы әсбап булыр дип көтелә», — диде ул.

Тиражы 4300 данә булуга карамастан, әңгәмәдәшебез китапның иркен сатуга чыгачагына шикләнде. «Китаплар Министрлар Кабинеты һәм Бөтендөнья татар конгрессына тапшырылды. Бәйрәм уңаеннан төрле чараларда катнашучы мәртәбәле кунакларга бирү өчен яхшы бүләк булачак. Шәхсән фикеремчә, яңа китап китапханәләргә, мәктәп китапханәләренә җибәрелсә, яхшы булыр иде. Бу мәсьәлә әлегә хәл ителмәгән», — диде Искәндәр Гыйләҗев.

«Мәңге яшә, газиз ватаныбыз! Цвети священная земля моя! Forever Flourish You, My Native Land!» китабы ТР Фәннәр академиясе, Мәдәният министрлыгы, Архив эшләре буенча дәүләт комитеты һәм шәхсән ТР Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров ярдәмендә нәшер ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100