Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә Сабан туен оештыручылар өчен курслар узачак
Курслар кысаларында чара оештыру, режиссура, бәйрәмнең йола, гореф-гадәтләре үтәлеше һәм музыкаль компоненты буенча лекцияләр узачак.
(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). 8-18 июнь көннәрендә Татарстан Мәдәният министрлыгы Бөтендөнья татарлар конгрессы һәм Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге белән берлектә Россия Федерациясе регионнарында һәм чит илләрдә Сабантуй бәйрәмен оештыручылар һәм режиссерлар өчен онлайн-курслар үткәрә. Бу хакта дәресләрне оештыручылар хәбәр итә.
Курсның эшендә 27 Россия регионы һәм 22 якын ерак чит илдән 500 артык кеше катнашачак. Алар арасында Австралия, Бельгия, Италия, Канада, Латвия, Литва, Финляндия, Чехия, Үзбәкстан, Төркия һ.б. илләр вәкилләре булачак. Укыту курслары онлайн-форматта Zoom, YouTube, VKontakte, Instagram платформаларында уздырыла.
11 көн дәвамында катнашучылар алдында ТР Фәннәр академиясе галимнәре, Традицион мәдәниятне үстерү үзәге белгечләре, Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе, Казан дәүләт мәдәният институты мөгаллимнәре, ТР Көрәш федерациясе һәм Санкт-Петербург дизайнерлар берләшмәсе вәкилләре чыгыш ясаячак.
Курслар кысаларында чара оештыру, режиссура, бәйрәмнең йола, гореф-гадәтләре үтәлеше һәм музыкаль компоненты буенча лекцияләр узачак. Шулай ук анда бәйрәм турында әдәбият, балалар мәйданчыгын һәм халык уеннарын (милли көрәш, ат чабышы һ.б.) оештыру буенча укыту лекторийлары кергән.
Катнашучылар өчен махсус мастер-класслар әзерләнгән — республиканың алдынгы һөнәрче-осталары һәм дизайнерларыннан халык-сәнгать кәсепләре буенча һәм «Казан» бию ансамбленнән татар халык биюләре буенча дәресләр. Шулай ук катнашучылар 2 сәгать эчендә күкрәк бизәге — изү җитештерергә һәм татар кухнясының танылган ашларын пешерергә өйрәнәчәк. Программада татар эстрадасы вәкилләре белән эфирлар һәм бүләкләр уйнату каралган. Чаралар Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә узачак. Программа ахырында курсларны узу турында тиешле үрнәктәге сертификатлар тапшырылачак.
Онлайн-дәресләр социаль челтәрләрдәге аккаунтларында трансляцияләнәчәк: YouTube - https://www.youtube.com/channel/UC2DJwFS9yehXuU1L1aMwRVQ Instagram - https://www.instagram.com/tatfolk/?hl=ru Facebook - https://fb.me/tatfolk2020
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз