news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Uram яшьләр берләшмәсе бина фасадына Тукай рәсемен төшерәчәк

Портретны Татарстан урамы, 64нче йорт фасадында Дамир Бозик ясаячак.

Казанда Uram яшьләр берләшмәсе бина фасадына Тукай рәсемен төшерәчәк
http://tatar-congress.org

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). 12 июньдә, Россия көне уңаеннан, Россия Федерациясенең биш шәһәрендә, шул исәптән Казанда күренекле сәнгать эшлеклеләренә багышланган фасадлар (мураллар) барлыкка киләчәк. «Таврида» арт-кластерында катнашучы URAM яшьләр берләшмәсе рәссамнары бина фасадында Габдулла Тукай портретын сурәтләячәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Активистлар сүзләренә караганда, илнең һәр субъектына танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклесен сайларга тәкъдим ителгән, яшьләребез Габдулла Тукайны әкиятләр авторы буларак күрсәтергә теләгән. Аны Татарстан урамы, 64нче йорт фасадында Дамир Бозик ясаячак. Бу аның беренче генә тәҗрибәсе түгел икән. Тукай портреты Дамирның иң зур эше булачак.

Проектны оештыручылар — Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының «Мәдәни инициативаларны үстерү үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot