Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Июльдә Удмуртия Республикасының Татар яшьләре слеты узачак
Татар яшьләре слеты тарихы 2013 елдан башлана. Тәүге җыенда ул вакытта 20дән артык кеше катнашкан.
(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). 10 июльдән 12 июльгә кадәр алтынчы тапкыр Удмуртия Республикасының Татар яшьләре слеты узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Удмуртия Республикасының Татар яшьләре слеты Россиядә уникаль проект булып тора, әлеге проектны мондый форматта берәү дә тормышка ашырмый, ди чараны оештыручылар.
- Татар яшьләре слеты тарихы 2013 елдан башлана. Тәүге җыенда ул вакытта 20дән артык кеше катнашкан. Командалы белем алу чаралары, шулай ук конкурслар, татар телен һәм мәдәниятен белүгә уеннар оештырылган. 2014 елда слетта 40ка якын, ә 2015 елда 50дән артык кеше катнашкан, Алар арасында башка төбәкләр — Төмән өлкәсе, Пермь, Татарстан вәкилләре дә булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз