news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Краснодар татарлары оешмасы рәисе вафат булу сәбәпле Сабан туе кичектерелгән

Васил Ягъфәров кичә кич кинәт вафат булган.

Краснодар татарлары оешмасы рәисе вафат булу сәбәпле Сабан туе кичектерелгән
Юныс Хәйров

(Казан, 8 июнь, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Краснодар крае татарларының "Болгар-К" милли оешмасы рәисе Васил Ягъфәров (Ягофаров) вафат булу сәбәпле, 9 июньдә узарга тиешле Сабан туе башка көнгә күчерелгән. Бу хакта "Татар-информ"га автономия рәисе урынбасары Юныс Хәйров хәбәр итте. 

"Васил Зөфәрович авырмады, кисәк вафат булды. Тромб өзелгән", - диде Юныс Хәйров. Автономия җитәкчелеге Краснодарда Җиңүнең 30 еллыгы исемендәге паркта узарга тиешле Сабан туен башка көнгә күчерү турында карар кабул иткән. 

Васил Ягъфәров Свердловск өлкәсендә туган. Әти-әнисе күченеп китү сәбәпле, беренче класска Кубаньда укырга керә, соңыннан Кировскига күченеп китәләр. Армиядән кайткач, Васил Ягъфәров Кубаньга әйләнеп кайта, профтехучилищеда эшли, аннан соң эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, такси ача. Аның кул астында 200 кеше эшләгән.

Васил Ягъфәров 2003 елда Валерий Хәйруллин белән "Болгар-К" татар берлеген оештыра. 2018 елда "Кубанские Новости" сайтына биргән интервьюсында ул милли үзенчәлекләрне саклау һәм төрле халыкларның бер-берсенең мәдәниятен өйрәнүне бурыч итеп куюы хакында сөйләгән.

  • Краснодар краенда 28 мең татар теркәлгән, татар җәмгыятендә 65 активист бар. "Булгар-К" край үзәгендә Сабан туе, башка чараларны уздыра, социаль челтәрләрдә актив эшчәнлек алып бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100