news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төрек журналында Һади Атласига багышланган мәкалә чыкты

Язмада татар мәгърифәтчесенең эшчәнлеге, тормыш юлы һәм фикерләре турында бәян ителә.

Төрек журналында Һади Атласига багышланган мәкалә чыкты
Айгөл Зара Кәбирова

(Казан, 8 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Төрки дөнья тарих, мәдәният» төрек журналының май санында мәгърифәтче һәм сәясәтче Һади Атласига багышланган мәкалә чыккан. Журналның «Идел-Урал зыялылары» сәхифәсендә татар филологы, тәрҗемәче Роза Корбан мәкаләсен Һади Атласиның тууына 145 ел туу уңаеннан язган.

«Мәкаләдә „татар ватанпәрвәре“нең тормыш юлы, эшчәнлеге һәм әсәрләре турында мәгълүмат, тюрколог Николай Катанов белән очрашудан хатирәсе бирелә. Тюрколог-монголист Әхмәт Темир җизнәсе һәм укытучысы Һади Атласи турында хатирәсендә аның көр тавышлы булуын, һәр җирдә яңа фикерләр таратырга тырышканын әйткән», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова.

Аның әйтүенчә, мәкаләдә Һади Атласиның мәктәпкә әһәмият бирүе турында әйтелә. «Кешене белемле итә торган урын да, һич шөбһәсез, мәктәп дип аталган мөкатдәс урындыр. Бүгенге көннәрдә сәяси һәм иҗтимагый мәсьәләләрне хәл итә торган нәрсә фәкать мәктәптер», — дип әйткән Һади Атласи.

«Һади Атласи, мәктәпләрдәге уку-укыту системасын тәнкыйтьләп, «мәктәпләребездән чыккан балалар дөньядан вә тормышның агымыннан хәбәрсез, үз-үзенә ышанычсыз, дөньяда яшәргә яраксыз түбән бер кеше булып чыгалар, — дигән», — ди ул.

Мәкаләдә Һади Атласиның хатын-кыз хокукларына борчылуы турында да язылган. «Ул кызлар өчен мәктәп ачкан булган. Беренче Россия мөселманнары конгрессында хатын-кызларга азатлык, хөррият бирелергә тиеш, дип чыккан», — дип сөйләде Айгөл Зара Кәбирова.

«Роза Корбан рус, немец, гарәп, фарсы, төрек телләрен белгән Һади Атласины татар тарихы белән дә кызыксынуын яза. Тикшеренүләр нәтиҗәсендә 1911-1914нче елларда „Себер тарихы“, „Сөенбикә“, „Казан ханлыгы“ исемле өч китабы чыккан. „Себер тарихы“ һәм „Казан ханлыгы“ китапларына Василий Бартольд рецензия язган һәм Атласины „татар ватанпәрвәре“ дип атаган», — диелә язмада.

Һади Атласи 1876 елда Чүпрәле районы Иске Чәке авылында туа. Оренбургның Каргалы бистәсендә укытучылар хәзерләүче семинариягә укырга керә һәм аны 1908 елда тәмамлый. Аннары Һади Атласи Буа мәдрәсәсенә кайтып, уку-укыту эшләрен яңартуга күп көч куя, киң җәмәгать эшчәнлеге дә алып бара.

1911 — 1914 елларда аның «Себер тарихы», «Казан ханлыгы», «Сөенбикә» исемле тарихи әсәрләре басылып чыга. 1913 елда ул Казан университеты каршындагы «Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте»нең тулы вәкаләтле әгъзасы буларак сайлана. Беренче бөтендөнья сугышы, 1917 ел Февраль һәм Октябрь революцияләре, гражданнар сугышы елларында ул гаиләсе белән Бөгелмә шәһәрендә тора. 1929 елда аны бернинди гаепсезгә кулга алып, ун елга Соловкидагы каторгага сөрәләр.1937 елда атып үтерелергә хөкем ителә.

Һади Атласи патша һәм Сталин чорында ике тапкыр кулга алынган. Шуңа карамастан, халкының якты киләчәге өчен хезмәт итүдән баш тартмаган. Халыкка хезмәтен гомере белән түләгән. Һади Атласи депутат булган, мәктәпләр ачкан, укытучы булып эшләгән татар зыялысы. 1958 елны гаепсез булып танылса да, озын еллардан соң гына халкының арасына кайта алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100